Powered By Blogger

Шигырьлэр


СИН ҺАМАН СЕР
Кларага
Гомер буе сине сөйдем…
Син һаман сер, син – тылсым.
Син бит миңа, миңа гына
Насыйп булгансың…
Булсын!
Димәк, Ходай үзе кушкан,
Үзе шулай теләгән:
Сине – миңа, мине – сиңа,
Сиңа гына тиңләгән!
Синнән дә матурларны мин
Тапмадым, табалмадым.
Дөресрәге, мин аларны
Эзләп тә карамадым.
Һәркемнең үз матуры бит,
Һәркемнең үз гүзәле.
Синең гүзәллегеңә дә
Йөрәк көчкә түзәле!
Кайчак сөю давыллары
Алсалар да бөтереп,
Дөньяның бар матурларын
Булмый сөеп бетереп.
Матурлар ул меңләгән дә,
Миндә мең йөрәк түгел.
Миңа, җаным, синнән башка
Беркем дә кирәк түгел!
Минем кебекләр, әлбәттә,
Һәркемгә дә эләкми…
Хәер,  мин дә синнән башка
Беркемгә дә кирәкми.
18.11.02

КӨЗЛӘР БЕЛӘН БЕРГӘ
Көз килгән Сөн буйларына -
Җәйне алыштырып.
Шулай инде…
Табигатьне
Булмый ялгыштырып.
Үземнең Сөн буйларымны
Йөрим караштырып…
Сөндә уйный көзге кояш
Күзне камаштырып.
Сөн буйлары җитдиләнгән,
Яшеллеген җуйган -
Җиде төрле төс җитмешкә
Әйләнгән дә куйган.
Сөн буе кайдан җыйгандыр
Бу кадәрле төсне! -
Бу бит Фаил Зыязовның
Пейзажлары төсле.
Кайттым мин дә Сөн буена
Көзләр белән бергә.
Көзләр белән бергә китәм,
Көзләр белән генә…
Сөн буйлары шул кадәр дә
Балкып торыр икән! -
Миннән соң да мәңге шулай
Матур булыр микән?
7.10.03

ГОМЕР САБАНТУЕ               
Гөрләп тора гомер Сабантуе...
Биргән Ходай көннең чуакларын.
Тиздән урак өсте. Авылдашлар
Көйләп куйган инде уракларын.
Челтер-челтер әле чишмәләрем,
Тулып ага әле улакларым.
Авылымның саф суларын эчсәм,
Юыладыр кебек гөнаһларым.
Инеш булган инде чишмәләрем,
Урман булган инде куакларым.
Мине күргәч, елап җибәрделәр -
И талларым минем, елакларым...
Ә авылым Сабантуйга диеп
Якыннарын җыйган, еракларын.
Алар арасында Казаннардан,
Уфалардан килгән кунакларым.
Бар мир белән и телиләр миңа
Бәхет-шатлыкларның гел акларын.
Котлаулардан һәм дә мактаулардан
Чыңлап тора минем колакларым.
Тик шунысы гына... Тәгәри бит,
Сүтелә бит гомер йомгакларым...
Бүген исә гомер Сабантуе...
Искә алмыйк әле ул якларын.
14.06.99

ӘНКӘЙНЕ САЙЛАП АЛМЫЙЛАР
Әнкәсен, бик теләсә дә,
Сайлап алалмый кеше.
Әнкәйләрне Ходай бирә,
Ул фәкать Ходай эше!
Әнкәй ул чит-ят булалмый, -
Газиз генә булала!
Безнең өчен ул – Илаһи,
Безнең өчен ул – Алла!
Әнкәй ул гади булалмый, -
Гүзәл генә булала!
Әнкәеңә мәхәббәтле,
Мәрхәмәтле бул, Бала!
Әнкәй күңеле, һай, сизгер –
Барсын да белә бит ул…
Әнкәйне сайлап алмыйлар –
Бердәнбер генә бит ул!
21.01.03

ҮЗЕБЕЗ!
Бөекләр китеп беткәннәр…
Алмашка килүчеләр
Бик күренми әле, гәрчә
Җитәрлек теләүчеләр.
Шуңа күрә ил алында
Пакъ калсын дип йөзебез,
Бөекләрнең вазыйфасын
Башкарабыз үзебез!
9.11.03

МИН БОРЧЫЛЫП ЯТКАН БУЛАМ
Мин борчылып яткан булам,
Төрле уй килә башка:
Янәсе, мин монда чакта
Нишләрләр миннән башка!?
Мин борчылып яткан булам,
Тик җан юкка көенә.
Дөньяның китми исе дә -
Тәгәри үз көенә.
Мин борчылып яткан булам:
Кәеф тә юк, хәл дә юк.
Ә тормыш кайный минсез дә -
Әллә бар мин, әллә юк.
21.10.03

ӨЙРӘНЕП КЕНӘ КИЛӘМ…
Бер күрсәм дә гашыйк булдым,
Мең күрсәм дә туймадым.
Җаным-тәнем белән сөйдем –
Хисләремне тыймадым.
Тыйган чаклар да булгандыр –
Мин аларын тоймадым.
Мәҗнүн кебек, Таһир кебек
Яратам дип уйладым.
Тик мин әле ул чагында
Ярата белмәгәнмен:
Сине гөлгә күммәгәнмен,
Утларга кермәгәнмен.
Мин бит сине яратырга
Өйрәнеп кенә киләм,
Синең күңел кылларыңа
Көйләнеп кенә киләм.
Яраттыра беләсең син
Хәзер инде үзең дә…
Гомер булгач, күрдек менә
Мәхәббәтнең көзен дә.
17.10.03

КИТӘЛӘРДЕР ИНДЕ...
Ак каеннар яфрак ташлады.
Вак яңгырлар ява башлады.
Явар төсле озак, иркенләп…
Китәләрдер  инде төркемләп
Туган якның күчмә кошлары.
Кыш – аларның салкын дошманы.
Бәлки инде очканнардыр да…
Күренмиләр кошлар яңгырда.
22.10.03

БЕЗ ИЛЕШТӘН ЧЫГЫП КИТКӘН ЧАКТА
Рудоль Авсаховка
Без Илештән чыгып киткән чакта
Малай–шалай гына булганбыз.
Җәйге челләләрдә чиләнгәнбез,
Кышкы салкыннарда туңганбыз.
Тормыш дигәннәре безгә бер дә
Кочакларын җәеп тормаган –
Безнең өчен беркем чәчмәгән дә
Безнең өчен беркем урмаган.
Мәскәүдә дә безне, Уфада да,
Казанда да беркем көтмәгән.
Аркабыздан беркем какмаган да
Артыбыздан беркем этмәгән.
Гомер буе чаптык – атлансак та
Атландык без җитез атларга.
Егылсак та кара коелмадык,
Сер бирмәдек җиде ятларга.
Кешеләрдә безнең эшебез юк,
Үз эшебезне без эшлибез.
Тимәсәләр, без дә кагылмыйбыз,
Кагылсалар, җебеп төшмибез.
Эшләп булмаса да безгә тигән,
Безгә дигән эшнең барсын да,
Йөзебез ак безнең ил алдында,
Күңелләр пакъ Ходай каршында.
Тик тормышның тәмен белгәч кенә,
Чибәрләнгәч кенә кызлары,
Әйбәтләнгәч кенә дөньялары,
Сиздергәли гомер узганы.
Шулай да без матур яшәгәнбез,
Ә Илештә туып уңганбыз…
Без Илештән чыгып киткәндә үк
Шәп егетләр, ахры, булганбыз!
2001

КЕШЕ ГОМЕРЛӘРЕ БИГРӘК КЫСКА...
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Ходай безгә, белмим, нигәдер,
Кошлар гомере дә бирмәгән шул.
Яши белсәң җитәр, дигәндер.
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Шунсына да шөкер итәбез.
Кыска гына шул бер гомернең дә
Кадерләрен белми китәбез.
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Кадерләрен бик тә белерлек.
Һәр сәгате аның санаулы бит,
Һәр сәгате үзе – гомерлек.
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Сизелми дә хәтта калына.
Әйтерсең лә, гомер учаклары
Бер мизгелгә генә кабына.

Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Бер сүнә дә  кабат кабынмый.
Һәрберебезгә дә кагыла ул,
Шагыйрьләргә генә кагылмый.
17.11. 02

ТАТАР
Татар белән изгән Рәсәй,
Татар белән баскан.
Татардан башка булалмый, -
Татар баштан ашкан!
Татар күчмә кошлар кебек –
Ул туктаусыз күчә.
Утлар-сулар кичә татар,
Шахталарга төшә.
Тату булып яши белә
Татар барсы белән:
Үрчетә чит милләтләрне
Татар башы белән!
Күпме милләт карап тора
Татар күзе белән,
Күпме милләт балкып тора
Татар йөзе белән!
Күпме милләт яшәп ята
Татар каны белән,
Үзе – үзбәк, урыс, башкорт…
Татар – җаны белән.
Татарларны үлчи алмый
Бернинди дә бизмән…
Татар белән баскан Рәсәй,
Татар белән изгән!
13.11.03

ЧҮПЛЕКТӘГЕ ШИГЫРЬЛӘР
Ачу килеп йөри иде
Өйдә чүп-чар күплеккә, -
Бөтенесен чыгардым да
Ташладым мин чүплеккә.
Әмма ләкин мин ташлаган
Чүп-чар белән беррәттән
Кайчандыр язып куелган
Шигырьләр дә эләккән.
Мин инде ул шигырьләрне
Яңабаштан язалмам.
Бер тапкыр янган утларда
Кабат-кабат яналмам.
Мин, билгеле, аптырашта,
Белмим нәрсә әйтергә? -
Ул шигырьләрнең берсе дә
Төшми минем хәтергә.
Ярар, алар юньле булса,
Искә төшәрләр иде…
Укучылар гына менә,
Белмим, нишләрләр инде?
                                    
 1996

СИН БИТ МОНДЫЙ ТҮГЕЛ ИДЕҢ…
Әйтәм сиңа чын күңелдән,
Әйтәм сиңа чынын:
Чишендерсәң, кызлар кебек
Әле буең-сының.
Син чын ханбикә шикелле
Шәпләп киендерсәң.
Сылуланыплар китәсең,
Шулай сөендерсәң.
Йөзләрең китә ачылып,
Кершән-фәлән сөртсәң,
Бит очыңа матур итеп
Берәр миң дә төртсәң.
Әгәр дә буяп җибәрсәң,
Чәчләрең дә кара -
Чәчләреңне яшь чактагы
Кебек итеп тара!
Син бит мондый түгел идең
Хәтта кыз чагыңда…
Син дип кабат янам инде
Сөю учагында!
7.10.03

ӘВӘРЕЛЕШ
Тәрәзәдән көзне күзәтәмен,
Әллә инде көзне тизләтәмен?!.
Үзгә бүген - җаным, үзгә - тәнем:
Җаным белән көзне үзгәртәмен.
Ә көз һаман китми – суза әле,
Йөрәк кенә никтер сыза әле.
Әле генә коры һава иде,
Инде менә яңгыр ява инде.
Бөтен дөнья үзгәрде дә куйды.
Табигать тә көз булудан туйды.
Ничек ышанмыйсың тылсым барга?! –
Әйләнде дә куйды яңгыр карга…
Беренче кар ява уйный-уйный,
Тик күңелем әле кышны тоймый…
Яңа карлар чагылдыра күзне…
Карап торам уйлый-уйлый көзне.
Йөрәгемнең кысылган бер чагы,
Көз һәм кышның кушылган бер чагы…
Тәрәзәдән күзәтәм мин тышны:
Көзне түгел инде – яңа кышны.
22.10.03

КҮҢЕЛЛӘР НЕЧКӘРГӘНДӘ…
И туган якның якынлыклары,
Басуларының алтынлыклары.
Туган ягымның моңсулыклары,
Тын сулыклары, уйсулыклары.
Сөн буйларының  гүзәллекләре,
Үзәкләреңне өзәрлекләре.
Агымнарының и тизлекләре,
Дулкыннарының җитезлекләре,
Туган ягымның күркәмлекләре,
Яланнарының иркенлекләре.
Офыкларының алыслыклары,
Һәр түмгәгенең танышлыклары…
Якташларымның ябайлыклары,
Күңелләренең әй байлыклары…
И Әнкәемнең сабырлыклары,
Идәннәренең сарылыклары,
И йөзләренең яктылыклары,
Ризыкларының татлылыклары…
И балачакның үксезлекләре,
Хыялларының чиксезлекләре…
И бу хәтернең истәлекләре,
И бу күңелнең нечкәлекләре…
13.11.03
КЫЧЫТУ
Телгә әллә ниләр килә -
Тел кычытып тора.
Бер кычытса ярар иде,
Гел кычытып тора!..
Иң асыл сүзләрен илһам
Гел очыртып тора.
Шигырь итеп язмый булмас –
Кул кычытып тора!..
14.11.03

ЯШИ АЛМЫЙМ СИНСЕЗ…
Көнем ямьсез, суым тәмсез –
Синсез миңа кыен.
Җитми миңа синең җылың,
Җитми синең куен.
Мин сиңа бик тә мохтаҗмын,
Син миңа бик кирәк.
Синең кебекләр юктыр ул,
Булса да бик сирәк…
Дөньяда үз тиңең кирәк,
Яшәп булмый тиңсез.
Мин дә менә бер минут та
Яши алмыйм синсез.
Син белеп тор: икебезнең
Мәхәббәттән башка
Әйләнермен мин тимергә
Йә булмаса ташка.
Мин дә әүлия түгелдер,
Бардыр төрле ягым.
Тик сиңа бит таш кирәкми –
Ярат мине, җаным!
18.10.03

СИНЕҢ ЧӘЧЛӘР ӘЛЕ КАРА ИДЕ
Фәрит Мөхәммәтшинга
Синең чәчләр әле кара иде,
Күңелләрдә дәрман бар иде.
Татарстан Дәүләт Советының
Заллары да безгә тар иде.
Эшләдек без кулдан килгәнен дә,
Килмәгәннәрен дә эшләдек.
Кулдан килмәсә, без тешләшмәдек,
Иреннәрне генә тешләдек.
Кайнар заманның да, Казанның да
Син эченә кереп кайнадың,
Мәскәүнең дә көен көйләдең син,
Казанның да җаен җайладың.
Ә без исә янәшәңдә булдык,
Синең белән бергә атладык.
Акладыкмы халык ышанычын? –
Миңа калса, әйе, акладык.
Тик артыгын эшли алмас иде
Кем булса да безнең урында.
Ә чәчләргә чаллар төшкән икән,
Ансы гына аның ерунда!
Чыгармаслар җырлар без яшәгән,
Без эшләгән чорлар турында.
Безнең дәвер үзе җыр шикелле…
Без һәммәбез – тарих кулында.
Болай гына тормас дөньялары,
Килми калмас башка патшалар.
Кайтмый калмас безгә мөстәкыйльлек -
Ансын инде эшләр башкалар.
Тормыш дәвам итәр моннан соң да,
Безнең картаюга карамас...
Ул дәверләр генә кире кайтмас,
Синең чәчләр генә каралмас.
25.10.03

ТАГЫН САЛКЫННАР БАШЛАНА…
Тагын салкыннар башлана…
Тагын шул урыс кышы –
Урысның шул озын кышы,
Корычтай кырыс кышы.
Тагын салкыннар башлана…
Үзәкне өзә торган,
Җилекләргә җитә торган,
Шулай да түзә торган.
Тагын салкыннар башлана…
Сизәм шәһәр халкыннан.
Өшеп-туңып үтте гомер,
Баш чыкмады салкыннан.
Тагын салкыннар башлана…
Кайчан гына яз иде.
Җиле салкын, иле салкын…
Ни язсаң да аз инде.
15.10.03

ӨЛГЕРЕРБЕЗ!
Кырын-кырын карыйбыз без
Күптән узган заманнарга.
Ни өчендер яратабыз
Узганнарны яманларга.
Яманлыйбыз үзебезнең
Җанга якын үткәннәрне.
Димәк ки, яшь чагыбызны,
Кочканнарны-үпкәннәрне.
Нинди генә булса да ул
Үзебезнең гомеребез.
Яшик әле!
Яманларга
Без кайчан да өлгерербез.
4.11.03

ГЕРМАН КҮГЕ – КАРА КАЙГЫ
Германия күгендә һәлак булган
Башкортстан  балаларының
якты истәлегенә багышлыйм
Герман күге кара бүген,
Герман күге – кара үлем.
Бер җыр китми күңелемнән,
Хәтерләтеп герман күген:
Атландым атның биленә,
Киттем герман җиренә.
Герман күге – кара үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм…
И сабыйлар! Күз яшьләрен
Тыеп торам көчкә-көчкә.
Сезне күрермен шикелле –
Карарга да куркам өскә.
Очтыгыз…Очып киттегез…
Бәргәләнә бәгырьләрем.
Белмичә дә калдыгыз бит
Бу дөньяның кадерләрен.
Герман күге – кара кайгы,
Герман күге – сагыш кына.
Чын түгелдер бу һәлакәт –
Әйткәннәрдер ялгыш кына…
Герман күге – кара айлы…
Йолдызлар – сезнең җаныгыз.
Яктыгыз төшәр безгә дә –
Йолдызлар булып калыгыз!
Күктәге якты йолдызга
Әйләнүе тиздер инде…
Тагын күпме йолдыз артты –
Кайсылары сездер инде.
Герман күге – кара келәм,
Каелган ул кайгы белән.
Бер җыр китми күңелемнән -
Нигә китмәгәнен беләм:
Атландым атның биленә,
Киттем герман җиренә.
Герман җире – кара үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм...
                                                     
СИН ӘЛЕ ДӘ МАТУР…
“Яшь чагымда мин дә матур
Булганмын икән!” – дисең.
Шулай булырга тиеш ул –
Юкка китмәсен исең.
Син әле дә бик матур бит –
Елмаеп кал, көлеп кал!
Бу көннәрең кире кайтмас –
Кадереңне белеп кал!
Алтмышта да әйтәчәксең:
”Бигрәк сулганмын икән…
Мин әле илле яшьтә дә
Матур булганмын икән!”
13.10.03

СӘХНӘ
Татарстанның халык артисткасы
Рузия Мотыйгуллинага
Ачык сәхнә. Асыл бер зат!
Кем аңлар аның җанын? –
Бәхете дә, тәхете дә
Шушы сәхнә бит аның.
Ничә тормыш, ничә язмыш
Узган аның җаныннан?!
Йөрәкләре ничә янган,
Ничә тапкыр ярылган?!
Сәхнәләрдә ничә туып,
Ничә кат яшәгәндер?!
Мең кабат картайгандыр ул,
Мең кабат яшәргәндер…
Мәхәббәт хисләрендә дә
Мең кабат исергәндер,
Без кичергәнне бер үзе
Мең кабат кичергәндер…
Кеше язмышлары белән
Яшәүләр авырдыр ул –
Кайгылары гомерлеккә
Йөрәктә калырдыр ул…
Ә үзе  һаман  үзгәрми,
Гүзәллек көчле шул ул –
Ничә кеше гомерләрен
Яшәгән кеше шул ул!
Бер карасаң – шау чәчәк ул,
Бер карасаң – көл–күмер...
Ничә гомергә торадыр
Сәхнәдә үткән гомер?..
Сәхнә - биек
Һәм мәңгелек!
Сәхнәдә ут кабына...
Ачыла да ябыла ул,
Ачыла да ябыла…
                                             
4. 03.2000

ӘНКӘЕҢ БИГРӘК ЯГЫМЛЫ
Галимҗан Гыйльманга
Әнкәең бигрәк ягымлы –
Гөл тама йөзләреннән.
Якты йөзле, татлы телле –
Бал тама сүзләреннән.
Әнкәең бигрәк кунакчыл –
Сые тезелеп тора.
Кайтып керсәң, ул бит сез дип,
Без дип өзелеп тора.
Әнкәең бигрәк сөйкемле,
Бигрәкләр ачык икән…
Бер сүз белән генә әйтсәң,
Мировой карчык икән!
Ул синнән күзен дә алмый,
Шул кадәр сөеп карый -
Сөйкемле итеп карый ул,
Сөеп-сөенеп карый.
Һәрбер ана үз баласын
Гел шулай назлый микән?..
Әнкәең матур җырлыйдыр,
Шигырь дә язмый микән?
Әнкәең - шагыйрь җан икән,
Әнкәең – и гади җан…
Менә кемнән икән синең
Шагыйрьлегең, Галимҗан!
7.05.04

ШАЯРУ
Шигырьләр яздым шаяртып
Йөрәк турында,
Шаяртып кына уйнадым
Йөрәк кылында.
Тик йөрәгем туктап алды
Шаяртып кына –
Әллә яратмыйча, әллә
Яратып кына.
Шаяруларның калмады
Миндә эзе дә…
Шаян булып чыкты әле
Йөрәк үзе дә.
6.10.03

ҖӘЙ ХАТИРӘСЕ
Кышын абзар түбәсенә
Бар микән менгәнегез?
Печән безнең ястыгыбыз,
Ул безнең мендәребез.
Монда җәйнең үткәннәре,
Җәйнең киләчәкләре:
Шул килеш җиләкләре дә,
Шул килеш чәчәкләре.
Хәтта сандугачлары да
Сайрап җибәрер сыман…
Абзар түбәсенә җәйнең
Бөтен хуш исе сыйган.
Кайткан саен рәхәтләнәм,
Кайткан саен исерәм -
Җәйнең хәтирәләреннән,
Кышкы печән исеннән.
Адашып калган монда җәй –
Печәне дә печәне!..
Я, ничек, печән өсләре,
Җәйләр искә төшәме?
8.11.03

5 комментариев:

  1. очень слабая поэзия... назвать это поэзией довольно сложно

    ОтветитьУдалить
  2. Почему инкогнито? Значит,вы не уверены в своей критике.

    ОтветитьУдалить
  3. Сез башта үзегез шигырь язып карагыз! Минемчә, сез шигъриятне бөтенләй аңламыйсыз!

    ОтветитьУдалить
  4. Иң яраткан шагыйрьләремнең берсе, балачактан яратам Роберт абый иҗатын. Хәзер балам да укый, үзем дә укыйм. Һәрбер яшь өчен үз шигырьләре, үз күңел кичерешләре - бик якын, бик кадерле безнең Роберт Миңнуллин♥️

    ОтветитьУдалить